Бөртегем – чал тарихлы авылым
Максат:
1) Башкортстан - туган җиребезгә - дан җырлау, аның турында мәгълүматларны тирәнәйтү, кече Ватаныбызга сөю, туган авылыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү;
2) кызыксыну, тырышлык, уй-фикерләү сәләтен үстерү;
3) авылыбыз тарихын өйрәнү, өлкән буын вәкилләренә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазландыру: бәйрәмчә бизәлгән зал, мультимедиа проекторы, экран, магнитофон,
Кичә барышы.
Курай моңы яңгырый.
Алып баручы: Хәерле көн , хөрмәтле авылдашлар, укучылар, укытучылар.
Хәерле көн!- димен, барчагызга,
Кояшлы көн телим гөлләргә,
Аяз күкләр булсын һавабызда,
Җылы хисләр тусын күңелләрдә.
Бүген без республика көненә багышланган “Бөртегем –чал тарихлы авылым” дип аталган кичәгә җыелдык.
Башкортстан-башкорт иле,
Шунда безнең тамырлар.
Безнең кайнар каныбызда
Чал тарихның даны бар.
Туган тел төрле булса да,
Уртак туган илебез.
Кояшлы Башкортстанда
Бәхетле һәрберебез.
Башкортстан - дуслыҡ йорты,
Бердәмлектә аның коты.
Бергә-бергә булсак кына,
Бәхет кошын булыр тотып.
Җыр “Башкортстан - илгенәм” Җырлый Сабирова Азалия
1 нче укучы Башкортстан, син безнең
Туган, үскән илебез.
Безгә икмәк, өй биргән,
Суын эчкән җиребез.
2 нче укучы
Башкортстан, Башкортстан!
Туган илем, туган җирем,
Әнкәй кебек якынсың син,
Ачылган шунда телем.
Башкортстан, Башкортстан!
Туган җирем, туган телем.
Иркен басып яшимен мин,
Алам тырышып белем.
Башкортстан-туган җирем,
Башкортстан-газиз илем.
Киләчәген алдан уйлап,
Бирә безгә ныклы белем.
Башкортстан- шатлыҡ җире.
Башкортстан- дуслыҡ иле,
Бу җирдә тигез яңгырый
һәр халыкның милли теле.
Төп байлыгы аның – халкы:
Төрле-төрле милләтләр.
Аларның татулыгына
Көнләшер күп дәүләтләр.
Башкортстан- илгенәм,
Бердән-берем, гөлгенәм.
Бәхетле тормышта син
Гөрләп яшә гел генә.
(Ике бала уйныйлар. Уйнаган җирләреннән ачуланышып китәләр.)
1нче малай
Әгәр хәзер алышсак,
Көчең миңа җитәрме?
2 нче малай.
Көрәшмичә белеп булмас,
Кемне кем җиңә алганны.
1нче малай
Әллә базда үскән егет?
Ап-ак йөзле нәзекбай.
Курыкмыйсыңмы көрәшергә?
Көчең җитмәс бит, малай.
2 нче малай.
Алай булгач, сынашыйк,
Көчне түгел, белемне.
Кем белемле, шул көчле, дип
Йөретербез фикерне.
1нче малай
Әтием минем Чечнядә
Хезмәт иткән, сугышкан.
Дәү әтием фашистларны
Куып Берлинга җиткән.
Ә иң карт дәү әтием
Батырларның батыры…
Бу авылга нигез салучы,
“Иле барның – теле бар”- дип,
Телне саклап калучы.
Ә синең әтиең кем?
Дәү әтиеңне беләсеңме?
2нче малай.
Әтием эшли кайдадыр…
Әнием эшли… эштә.
Дәү әтием булган алышта,
Белмим, нинди сугышта.
1 нче малай
Бернәрсә дә белмисең син,
Көрәшергә көчең юк!
Синең белән булышырга
Бернинди кызыгы юк!
(Кул селтәп чыгып китә)
Икенче малай авыр сулап утыргычка барып утыры да уйга чума. Өйдән дәү әтисе чыга. Оныгының уйга батып утырганын күреп, янына барып утыра.
Дәү әти
Нәрсә булды, бәпечем?
Кем сине үпкәләтте?
Әллә берәрсе тукмады,
Авыр сүзләр әйттеме?
Онык;
Гаеп миндә: ни көчем юк,
Ни белемем юк, дәү әти,
Әтием кайда эшли,
Дәү әтием һәм әни.
Әтиемнең әтисе кем булган соң, дәү әни?
Авылыбыз Яңа Бөртек дип
Нигә шулай кушылган?
Безнең нәсел ничек килеп
Бу авылга утырган?
Татар халыҡ көе (тальян)
Дәү әти
Утыр, улым, уңай гына,
Сөйлим ни булганын.
Авыл барлыкка килгәнен
Һәм аның тарихкаен.
(Авылның килеп чыгышының легендасы яңгырый)
Авылыбыз турында күрше кызы Гөлназ бик матур шигырь сөйли ул. Гөлназ кызым, кил әле монда, теге матур шигыреңне сөйләп күрсәт әле безгә. Кил, кил бер дә оялып торма.
Шигырь “Авылым – Яңа Бөртек”
Дәү әти: Әйе, һәр кеше өчен Туган жир, туган авыл, туган тел бердәй кадерле. Алар кешеләрне иҗатка рухландыралар, көч , дәрт өстиләр.
2 нче малай.
Әйдә инде, сора миннән
Мин хәзер күпне беләм.
1нче малай
Туган ил ул?
2нче малай.
- Туган йорт.
1нче малай
- Туган ил ул?
2 нче малай.
- Әти - әни
1 нче малай.
- Туган ил ул?
2 нче малай.
- Башкортстан.
1 нче малай
- Туган ил ул?
- 2 нче малай.
- Бөек Рәсәй.
2 нче малай.
Инде көчең җитә микән?
Куып җит мине, малай! (Ике малай куышып, йөгереп чыгып китәләр.)
Җыр «Башкортстан җире”
2нче өлеш
Хөрмәтле авылдашлар, укучылар,укытучылар, кунаклар. Без кичәбезнең икенче өлешенә күчәбез. Ул авылыбыз тарихына багышланган.
Төнбоеклы Тектәм елгасында
Салда йөзде безнең балачак
Черги тобасының шомырт тәмен
Иреннәрем мәңге тоячак.
Бер бөртегем, алтын бөртеге син,
Хыялларга канат куючы,
Илһам чыганагы- чишмәм булып,
Яктылыкка әйдәп торучы.
Талантлы авылдашларыбыз - сеңлем Гөлназ Гафарова һәм Илдар Мәгъдәнов иҗат иткән бу җыр авылыбызның гимнына әверелде. Кем генә үзенең туган авылын яратмый да, аны күкләргә чөеп мактамый икән?! Безнең туган авылыбыз Яңа Бөртек тә үзенең бай тарихы, матур табигате, җырчы Әлфинә Әзһәмова, композитор Илдар Мәгъдәнов, рәссам Гали Насипов, хезмәт ветераннары, мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Динмөхәмәтов һәм укытучы Салих Низамов кебек талантлы шәхесләре, эшкә уңган ул һәм кызлары белән дан тота.
Бөртек… Санау-исәпләү берәмлеге төшенчәсе буларак карасак та, ул -“бары бер генә” дигәнне аңлата. Чынлап та, бер үк төрле атама бирелгән авыл исемнәрен бик күп санарга мөмкин. Ә менә Бөртек дигән башка авыл бер генә җирдә дә башкача юк. Ни өчен авылыбызга мондый атама бирелгән соң?
Без әле генә аның ни өчен шулай аталуы турында легенданы тыңлап киттек. Бу –легенда. Ә тарих ни сөйли соң? Белүебезчә, халкыбызда кеше санын бөртекләп санау, исәпләү булмаган. Күпчелек авыл исемнәре, башлыча , авылга нигез салучы кеше исеме белән яки авыл урнашкан җир -су исеме белән бәйле. А.З. Әсфәндияровның “Башкортстан авыллары тарихы” китабында Иске һәм Яңа Бөртек авыллары турында түбәндәге мәгълүмат бирелә:
“1641 нче елда Гәрәй волосте Бөртек авылының вотчинник – башкортлары- Бөртек Кудабахтин, Биков Бисаргин һәм иптәшләре патша Михаил Федоровичка гариза (челобитное) белән мөрәҗәгать итә. Анда болай язылган: “… Бу җирләр гомер-гомергә безнең ата-бабалар җире булган. Агыйделдән башлап Үле Танып буендагы җирләр – безнең балык тота, бал кортлары балын җыя, әрәмәләрендә колмак өзә торган җирләр. Әмма бу җирләрдә җәен-кышын Вяткадан, Сарапулдан, Березовкадан урыслар килеп, рөхсәтсез балык тоталар, колмак җыялар, бал кортларын туздыралар, елгаларда балык тотарга эшләнгән буаларны җимерәләр”.
Уфа воеводасы Л.А.Плещеев патша указы белән гариза язучыларга саклау грамотасы тапшыра. Моннан соң урысларга бу җирләрдә балык тоту, колмак җыю, һ.б. башбаштаклыҡтар эшләү тыела. Менә ничек саклаган авылым аксакаллары үз җирләрен!
Болар тарихта билгеле мәгълүматлар. Игътибар иткән булсагыз, 1641нче елга кадәр дә “бу җирләр гомер-гомергә безнең ата-бабаларыбыз җире булган” дип әйтелгән. Димәк, авыл тарихы тагы да төпкелрәк елларга барып тоташа. Ничек кенә булмасын, авылыбыз тарихында әле ак таплар, ягъни өйрәнелмәгән, безгә мәгълүм булмаган, тарихта яктыртылмаган мәгълүматлар җитәрлек. Гомүмән, авыл тарихы белән кызыксынабызмы соң?
Соңгы тапкыр аның тарихына 1998 елда кагылганбыз, бу елда Иске Бөртек авылына - 400, Яңа Бөртеккә 250 ел уңаен билгеләп, “Саумысыз, авылдашлар” дип аталган Сабантуй уздырдык. Шул вакыттан алып, 20 елга якын вакыт үтеп киткән. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дип әйтелә. Бүгенге чарабызның максаты – яшь буында авыл тарихы белән кызыксыну, аның тарихын ясаган өлкән буын кешеләренә ихтирам, игътибар тәрбияләү, гомүмән, ватанпәрлек тәрбияләү. Һәм бу юнәлештә армый-талмый эшләгән шәхесләрнең берсе- хөрмәтле Низамов Салих Низам улы. Газеталардан әледән –әле без аның авыл тарихы турында язмаларын укып торабыз. Һичшиксез, аны авылыбызның Карамзины дип, атап булыр иде. Хәзер сүзне аның үзенә тапшырабыз. Хөрмәтле авылдашлар, сез бүген үзегезнең сорауларыгызны, тәкъдимнәрегезне, фикерләрегезне әйтә аласыз. Авыл тарихы турында сезне җанлы әңгәмәгә чакырабыз.
Рәхим итегез, Салих абый.
Алып баручы хокугы белән файдаланып, беренче сорауларны үзем бирәм.
- Салих абый, авыл тарихының легендасына карата сезнең карашыгыз нинди?
- …
- Авыл тарихы белән кызыксыну кайчан һәм ни сәбәпле башланды?
- ….
- Салих абый, сезнең бүген сыйнфый көрәш, дингә булган караш турында да әйтәсегез килгән иде шикелле?
- …
- Белүемчә, сез соңгы елларда авылыбызның киң таралган нәселләрен өйрәнү белән шөгыльләнәсез. Нинди нәселләрне ачыклый алдыгыз?
- Хөрмәтле авылдашлар, Салих абыйга тагы нинди сорауларыгыз бар?
- Хөрмәтле укучылар, укытучылар, кунаклар. Бүген авылыбыз тарихына кагылып, БВҺ катнашкан, илебез өчен башын салган яугирларны искә алмый китсәк, язык булыр. Алар турында мәгълүматны дә Салих абый туплады. Мәктәп музеенда аларга багышланган альбомнар, стендлар бар. Укучылар белән эзләнү-тикшеренү эшләре алып барабыз, кайбер яугирләрнең тормыш юлы, хезмәте тулысынча өйрәнелгән. Агалы –энеле Исмәгыйловлар, Муллаянов Нурлыгаян, Хәлиуллин Хәтмулла, Габдуллин Закирҗан, Мәгъдәнов Мулланур, Низамов Акмөхәммәт турында бай гына мәгълүмат тупланган. Әмма әле фамилияләре генә теркәлгәннәре дә бик күп. Әгәр, хөрмәтле авылдашлар, сез дә үзләрегезнең якыннарыгыз турында язып, безгә алып килсәгез, бик тә рәхмәтле булыр идек, алар турында сездән дә яхшырак белгән кеше юк. Музей житәкчесе буларак та, гомүмән, үземнең гражданлык бурычымны үтәп тә, һәрбер яугир турында аерым альбом эшли алсак, бик шат булыр идек.
Ә хәзер сүзне Лариса Кәрим кызына бирәбез.
Йомгаклау. Ә хәзер, хөрмәтле кунаклар, авылыбыз тарихындагы мәгълүматлар буенча фикер алышабыз...
-Бүгенге безнең чарабызда катнашкан укучыларга, авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шундый матур бәйрәмнәр, Шәҗәрә бәйрәмнәре авылыбызда гөрләп торсын. Шул вакытта киләчәк буынга изге ядкәрләребезне җиткерә алырбыз…